news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында ике автомобиль трассадан юл читенә төшеп киткән

Һәлакәт аркасында өч кеше зыян күргән.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Теләче районында ике җиңел машина юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнгән. Бу хакта ”Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт Теләче-Арча юлында Максабаш авылы тирәсендә булган.

Һәлакәт урынында янгын сүндерү –коткару часте хезмәткәрләре «Лада Кросс» һәм 10 нчы модельле  «Лада» автомобильләренең аккумляторларын сүндергәннәр һәм тәгәрмәчләренә бастырганнар.

Һәлакәт аркасында өч кеше зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot