news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында ифтар мәҗелесе узды

Мәҗлестә катнашучылар ошбу саваплы гамәле өчен төрек кардәшләребезгә рәхмәтле булып таралышты.

(Теләче, 13 июнь, "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова).  Рамазан аенда ураза тотучы мөселман кардәшләребез өчен ифтар ашлары уздыру бик саваплы санала. Моны истә тотып, авыз ачтыру мәҗелесләре Теләче районында даими оештырыла. Аның чираттагысы, “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында узды дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Бу көнне ифтар мәҗлесенә йөздән артык ураза тотучы мөселман кардәшебез катнашты. Кол шәриф мәчете имам –хатибы Илфар хәзрәт Хасанов намаз укуның, ураза тотуның кеше өчен мөһимлеге турында сөйләде. Кешеләрне иманлы булып яшәргә чакырды. Районыбызның баш мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев үтемле вәгазь сөйләп райондашларыбызга иман байлыгы теләде. “Ходайдан сораганда иң беренче күңел тынычлыгы сорагыз. Һәр сораган гамәлебез хәерле булсын дияргә онытмагыз”,-диде ул райондашларыбызга очрашу барышында.

Авыз ачканнан соң, дин кардәшләребез бергәләп ахшам намазын укыдылар. Аннары кичә мул итеп әзерләнгән табын өстәлләре артында дәвам итте. Теләче сәнәгать мәйданчыгында эшләп килүче көнкүрештә куллана торган полимер эшләнмәләре җитештерү буенча “ЛМР Пласт” оешмасы химаясына үткәрелгән мәҗелескә ислам динен тотучы райондашларыбыз чакырылган иде.

Ифтардан соң, дин кардәшләребез мәчетләргә Тәравих намазына китте. Рамазан аенда гына укыла торган бу намаз бик соң тәмамланса да, халык күп йөри. Мәҗлес Коръән белән башланып, тоткан ураза, укыган намазлар кабул булсын дип, дога кылып тәмаланды. Ифтарлар оештырган, ураза тоткан, төнлә намаз укыган мөселманнарга, Аллаһы Тәгалә теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итсен. Мәҗлестә катнашучылар ошбу саваплы гамәле өчен төрек кардәшләребезгә рәхмәтле булып таралышты, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot