Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләче районында «Халкым йолалары» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде
Очрашу балалар гореф-гадәтләрне һәм йолаларны белеп үссен өчен оештырылды.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Теләченең Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән «Халкым йолалары» дип исемләнгән әңгәмә уткәрде.
Очрашу балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы, һәрьяклап үсеш алган, иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан оештырылды. Бу турыда Теләче муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәр йола, гореф-гадәтләр яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз