Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында физик мөмкинлекләре чикле балаларны Кыш Бабай кунак итте
Районның Мәдәният сараенда балалар өчен Кыш бабай һәм Кар Кызын чакырып, бәйрәм кичәсе оештырылды.
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, "ТеләчеИнформ"). Татарстанның Теләче районы Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде, дип хәбәр итә "ТеләчеИнформ" сайты.
Чара барышында балаларга районның социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре төрледән-төрле кызыклы уеннарда уйнатты. Күмәк уеннарда сабыйлар бик теләп катнашты. Шулай ук бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына Кар Кызы белән Кыш Бабай да килде. Балалар аларга үзләренең җыр-биюгә булган осталыкларын күрсәтте. Бәйрәм район үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин мөмкинлекләре чикле балаларга алга таба да көчле рухлы булып үсәргә теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз