news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районында фермер терлек чалу цехы төзегән

Фермер хуҗалыгында продукция җитештерү ел саен 10-12 процентка арта.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Теләче муниципаль районында мөгезле эре терлек чалу яңа пункты эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәлиф Низаметдинов сүзләренә караганда, Орымширмә авылында объектны фермер Булат Хәсәншин үз акчасына төзегән. Яңа цех ветеринария һәм санитария нормалары таләпләренә туры килә һәм эшләтеп җибәрүгә әзер.

"Безнең районда бу инде дүртенче шундый пункт, анда фермер хуҗалыкларыннан һәм гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан терлек чалу эше башкарылачак. Цехның җитештерү куәте сменага 10 баш мөгезле эре терлек чалу һәм беренчел эшкәртүгә исәпләнгән», - дип ачыклык кертте идарә башлыгы.

Фермер Булат Хәсәншин атлар үрчетү һәм мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнергә ниятли. Хәзер аның хуҗалыгында биш үгез һәм 30 баш ат исәпләнә. "Алдагы планнарда - яңа ферма төзү һәм үгезләрнең баш санын 100 башка җиткерү. Хәзер „Яшь фермер“ дәүләт ярдәме программасы буенча грант алуга заявка бирергә җыенам, хуҗалыкны киңәйтәм», — диде Булат Хәсәншин.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәлиф Низаметдинов мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 1 гыйнварына Теләче районының крестьян (фермер) хуҗалыкларында 989 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 395 баш савым сыеры, 1147 баш сарык, 40 ат.

Узган ел җирле фермерлар тарафыннан 200 тоннадан артык ит, 2,6 мең тонна сөт җитештерелгән. "Районда КФХда продукция җитештерү ел саен 10-12 процентка арта", - диде Рәлиф Низаметдинов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100