news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында эшлекле сәфәр белән Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов булды

Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белдергәнчә, районда язгы кыр эшләре оешкан төстә бара.

(Теләче, 17 май, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бүген Теләче районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Алар, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары рәисләре белән очрашып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

- Районда авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча системалы эш алып барыла. Алар быелгы язгы кыр эшләренә хәзерлекле килде. Көздән дә күп эшләр башкарылды. Биредә терлекчелек буенча да әйбәт үсеш белән баралар. Теләче районы быел республика авыл хуҗалыгы күләменә лаеклы өлеш кертергә сәләтле дип саныйм, - диде Марат Әхмәтов.

Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белдергәнчә, районда язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. Язгы чәчү 19350 гектар мәйданда башкарылган. 14920 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчелгән. Бу планның 89%ы дигән сүз.

- Бер сыерга көнлек савым буенча без республикада 12 урында. Күрсәткечләр начар түгел. Шәхси хуҗалыклардагы сыерлар саны буенча да артым күзәтелә. Бүген хуҗалыкларда 1960 баш савым сыеры исәпләнә, - дип, район башлыгы терлекчелек тармагына да анализ ясады.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Теләчедә тырыш халык яшәвен искәртеп узды. Район оешкан еллардагы вәзгыятьне искә төшереп, бүгенгесен саклап, һаман алга – уңышка омтылып яшәргә өндәде. Халыкны җиргә бәйләү, эш белән тәэмин итү юлларын табарга тырышырга кирәклеге хакында да әйтеп узды, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot