Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында ел башыннан ике мошенниклык очрагы теркәлгән
Аларның икесе дә банк карталары белән бәйле.
(Теләче, 2 август, “Татар-информ”,"Теләче", Алинә Шәмәрданова). Теләче районы полиция бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ел башыннан районда ике мошенниклык очрагы теркәлгән. Аларның икесе дә банк карталары белән бәйле, - диелә район хәбәрендә.
Теләчелеләргә “сезнең банк картасы ябылган” дигән смс-хәбәр килә. Алар икесе дә куркып калып, смс юллаган номерга шалтырата, тегесе исә банкоматка барып, нәрсәләр эшләргә, ягъни нинди төймәләргә басарга кирәклеген өйрәтә. Нәтиҗәдә шул рәвешле алдакчы тозагына эләккәннәрен аңламый да калалар. Аларның берсе 5011 сум акчасын югалтса, икенчесе 12480 сум акчасыннан колак кага. Ике очракта да җинаять эше кузгатыла. Кызганыч, тиешле алгоритм буенча тикшерү эшләре алып барылса да, җинаятьче ачыкланмый.
- Инде күп тапкырлар кисәтелсә дә, телефон, интернет аша алданучылар саны арта бара. Кызганыч, мондый төр җинаятьләрне ачуы авыр. Шуңа күрә гражданнар аеруча игътибарлырак булса иде, - ди бүлекнең эчке хезмәт капитаны Ләйлә Гайнетдинова. - Агымдагы елда Татарстан буенча 2886 мошенниклык очрагы теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 285кә ким. Ә безнең районда узган ел бу чорда бер мошенниклык очрагы булган иде. Теләчедә яшәүче “Вконтакте” социаль челтәре аша алданды. Ул, ялган хәбәргә ышанып, күпмедер акчасын югалтты. Әгәр дә авылыгызда шикле кешеләрнең йорттан-йортка кереп йөрүен күрсәгез, шулай ук сезне алдарга телиләр дип шикләнсәгез, кичекмәстән 21-0-02 номерына, район полиция бүлегенә хәбәр итегез. Иң мөһиме уяу һәм игътибарлы булыгыз! - ди ул, - дип яза җирле басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз