Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында егетләрне солдатка озату кичәсе узды
Быел Теләче районыннан армиягә 20 егет китәчәк.
(Теләче, 5 май, "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). 1 нче апрельдән Россия Федерациясендә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш чоры башланып китте. Районда солдатка китүче егетләрне матур итеп озату традициягә керде. 5 май көнне район үзәк китапханәсендә үткән солдатка озату кичәсендә Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин да катнашты.”Укуда, спортта сынатмадыгыз, армиядә дә яхшы хезмәт итеп, туган ягыбызга кайтырсыз. Әти-әниләрегезне онытмагыз, алар белән ешрак элемтәгә керегез, хатлар языгыз. Ир-егетнең бурычы, илне саклау, хәрби хезмәт итүдә”,- диде егетләргә дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Очрашуда катнашкан Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров егетләргә хәер фатыйхасын бирде. “Теләче районы егетләре турында хезмәт иткән урыннарыннан бары тик яхшы хәбәрләр генә килә. Сездә сынатмассыз”,- диде ул чыгышында.
Традициягә кергән озату кичәсендә Теләче районы ДОССАФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган Рамил Исламов та катнашты. Рамил әфәнде булачак солдатларга: “Алдагы тормышы яхшы булуын теләгән кеше икеләнмичә барырга тиеш. Соңгы вакытта хезмәт урыннарында да армиядә хезмәт итеп кайтучыларга өстенлек бирелә. Бер ел бик тиз уза. Әгәр дә хезмәт иткән вакытта хәрби кеше булырга кирәк дигән уй килсә, икеләнмәгез шул юлдан китегез”.
Быел Теләче районыннан армиягә 20 егет китәчәк. Яңа гына солдаттан кайткан Наил Сәләхов егетләрне үзенең хәрби тормышы белән таныштырды. Матур теләкләр, солдат хатлары уку, үзешчән артистларыбыз башкаруында җырлар белән үрелеп барган кичә җылы, матур атмосферада узды. Туган як, әти-әниләр сагындырыр... Егетләребезгә Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын, әти-әниләргә бары тик түземлек һәм сабырлык телибез, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз