news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында Дагыстан Республикасы делегациясе булган

Алар авыл хуҗалыкларындагы эш барышы белән танышкан.

Теләче районында Дагыстан Республикасы делегациясе булган
tulachi.ru

(Теләче, 21 июль, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов ).  Шушы көннәрдә Теләче районында Дагыстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Магомед Шапиов җитәкчелегендә делегация булып китте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов озатып йөрде.

Делегация Олы Мәтәскә авыл җирлегендә урнашкан шәхси ярдәмче, крестьян фермер хуҗалыкларында, дәүләт программасы нигезендә төзекләндерүче Казаклар авыл клубында, Теләче сөт-май комбинатында, Теләче сәнәгать паркында, "Гиниятуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Батыр" спорткомплексында, Боз сараенда, бассейнда, Иске Җөри авылындагы социаль объектларда, Орымширмә авылында урнашкан "Хәсәншин" шәхси предприятиесенә караган терлек сую цехында һәм "Туган авыл" күңел ачу комплексында булды. Шулай ук урыннардагы эш барышы белән танышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot