Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында быел беренче сыйныфка 155 бала укырга керәчәк
Аларның һәркайсына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.
(Теләче, 8 август, “Татар-информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Бүген Теләчегә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин килде. Ул, елдагы традициягә тугры калып, район мәдәният йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында беренче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчелеләре өчен үткәрелгән мәктәп-кирәк яраклары тутырылган букчалар тапшыру тантанасында катнашты, дип яза җирле басма.
Яңа уку елында Теләче районында барлыгы 155 бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Бу көнне аларның һәркайсы букчалы булды. Министр Ленар Сафин һәм район башлыгы Илдус Зарипов беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк балаларга изге теләкләрен җиткереп, яхшы билгеләргә генә укуларын теләде. Сабыйларның иңнәренә букчалар киерткәндә, беренче сыйныфка баручыларның күзләрендә шатлык нурлары уйный иде. Алай гына да түгел, әти-әниләрнең йөзләрендә дә сөенеч хисләре күренде. Әлеге тантанадан һәркайсы зур канәгатьләнү хисе белән таралды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз