Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында авылларны юллы итү программасы гамәлгә ашырыла
Районның Тәмте-Мәтәскә авылы халкы тиздән асфальт юллы булачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
(Теләче, 10 август, “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Узган ел төзүчеләр Тәмте-Мәтәскә авылы халкын авыл уртасына күпер, Теләчедән авылга килүче юлны турылап салып, аңа асфальт түшәп бер сөендерсәләр, быел икенче күпер һәм 600 метр озынлыкта асфальт юл салып, тагын бер кат куандырачаклар, дип яза җирле басма.
Күпер төзүчеләр эшкә узган атна башында ук керешкәннәр. Әлеге катлаулы, җаваплы һәм шактый вакытны ала торган эшне Арча районыннан килгән җаваплылыгы чикләнгән “Монолит” ширкәте (җитәкчесе Хәбир Галимҗан улы Котдусов) башкара.
Бүген күпер төзүчеләр елга ярын агачлардан, балчыктан, иске күпер калдыкларыннан чистартып, ташлы-комлы нигез салалар. Әлеге катлам 130 сантиметр калынлыкта булачак. Аннан соң салына торган бетон нигезнеке 40 сантиметр. Нигез өстенә шакмак формасындагы бетон конструкцияләр салыначак. Әлеге бетон конструкцияләр мастика белән буялып, ярыклары изоляцияләнгәч, булачак күпернең грунты яңартылып, асфальт түшәләчәк. Бу эшләрне ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче бүлеге юл мастеры Рафис Гусамов җитәкчелегендәге эшчеләр бригадасы башкарачак. Әлегә алар ремонт эшләре барышында вакытлыча йөреп тору өчен күпер төзү эше белән мәшгуль. Күпер һәм аның янәшәсендәге юл төзелешенең заказчысы “Главтатдортранс” идарәсе булса, подрядчысы ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыяте. Күпер һәм юл төзелеше дә республика программалары нигезендә алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз