news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районында август азагында берничә мәдәни һәм иҗтимагый чара узачак

Арада иң зурысы – район күләмендәгесе 27 августка билгеләнгән

(Теләче, 24 август, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Якын көннәрдә Теләче районының зур мәдәни һәм иҗтимагый-гавами чаралары турында “Теләче” газетасы редакциясеннән түбәндәге хәбәр алынды.

27 август көнне сәгать көндезге 4тә Теләче ял паркында һәм район үзәге болынындагы стадионында Республика көненә массакүләм спорт һәм сәнгать чаралары үткәреләчәк. Бәйрәм чаралары сәгать көндезге 4тә башлана. Шуңа кадәр район Мәдәният йорты төзегән график нигезендә 25 август көнне Баландыш авылы Мәдәният йортында Шәтке авыл җирлеге, 26 сында Шәтке авылы Мәдәният йортында Баландыш авыл җирлеге үзешчәннәре үзара алмашып чыгыш ясаячак. Керү - ирекле.

Биредә шуны да әйтү кирәк: 25 августта Баландышта, Теләче авылының Яшьләр урамында, 26 августта Шәтке авыл җирлегендә авыл җыеннары уздырылачак. Аларда район җитәкчелеге, җирлек башлыклары 2016 елның 6 аенда башкарылган эшләр турында хисап тотачак. Җыеннарда халык ашыгыч хәл итүне көткән җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерә, сорау-тәкъдимнәрен җиткерә ала. Районда 5 августтан башлап үткәрелә торган җыеннарның чираты бүген - Айдар авыл җирлегендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100