Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районына бер төркем язучылар килде
Очрашуда сүз сүз республикабызның этномәдәни тормышы, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге турында барды.
(Теләче, 8 апрель, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов) Мәгълүм булганча, 22 апрельдә Казанда Татарстан халыкларының съезды узачак. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы язучылар һәм республикабызның милли китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” дип исемләнгән этномәдәни экскурция үткәрә башлады, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Аның чираттагысы Теләче үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре бинасында үтте. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов катнашында узган чарада язучылардан халык язучысы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим, язучы, татар хатын-кызлары арасында беренче романист, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат Мәдинә Маликова һәм республикабызның Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәре, тарихчы-галим, язучы Булат Хәмидуллин, республикабызның милли китапханә хезмәткәрләре – татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөларам Җамалиева һәм әлеге бүлекнең сектор җитәкчесе Лилия Гәрәевалар катнашты. Китапханәчеләр һәм Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре чакырулы булган чарада сүз республикабызның этномәдәни тормышы, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге турында барды. Моннан тыш, районыбыз кунаклары, үзләренең иҗади эшчәнлекләре һәм киләчәккә булган планнары белән дә таныштырдылар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз