Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районы Үзәк почта бүлекчәсенә 200 дән артык газет-журнал килә
“Күбрәк чәй, конфет, печенье һәм кер юу порошогына сорау зур”-, ди Петровск авылы хат ташучысы Әнисә Хөснетдинова.
(Теләче, 15 июль, "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы Үзәк почта бүлекчәсе халыкны газет- журналларга яздыруда да алдынгы урыннарны били. Бирегә көнгә 200 дән артык данә газет-журнал килә. Вәсимә Ситдикова, Илгиз Шиһабетдинов, Илдус Зәйнетдинов һәм Әлфия Дәүләтшиналарның гаиләләре иң күп газет-журнал алдыручылар булып исәпләнә, дип яза җирле басма.
Алга, Петровск авылларына газета- журналларны Әнисә Хөснетдинова тарата. Әлеге авылларда өлкән яшьтәгеләр яшәгәнлектән, Әнисә апаны дүрт күзләп көтәләр. Пенсионерлардан газга, утка, суга булган түләүләрне җыеп түләүне дә авырыксынмый. Алар кушуы буенча көн дә Үзәктән авылга товар да алып кайта.
-Күбрәк чәй, конфет, печенье һәм кер юу порошогына сорау зур,- ди Әнисә ханым. Терлекчелек тармагында хезмәт куйган Әнисә Хөснетдинова инде алтынчы елын хат ташучы булып эшли. Әлеге авыр хезмәтендә аңа тормыш иптәше ярдәм итә. Хат татшучыны авылга илтүче юлның начар булуы гына борчый.
Үзәк бистәсенә исә газета- журналларны, өлкәннәргә пенсияне Нурия Гәрәева тарата. Авыл халкы белән уртак тел табып эшләүче Нурия апаны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Почта бүлекчәсенә килгән Роза Шигаева, Рая Куликова, Катерина Федоровалар: ”Безнең Нурия велосипедына утырып нинди зур бистәне бик тиз әйләнеп чыга. Вакытында пенсияне, газета- журналны өйгә китереп җиткерә. Өйдә булмасак, берничә тапкыр килергә дә иренми”, - диде апалар бер-бер тавыштан. Бүген Нурия Гәрәева җәйге ялда. Аны Лилия Фарахова алыштырып тора икән.
Үзәк почта бүлекчәсен Фирая Шакирова җитәкли. Алан-Җөри авылында туып үскән кыз, Теләче телеграфында хезмәт юлын башлап җибәрә. Алты елдан соң, эшен төгәл, җиренә җиткереп башкаручы кызны Үзәк бистәсенә почта мөдире итеп күчерәләр. Шуннан бирле Фирая ханым җаваплы, тынгысыз хезмәттә. Минем эш вакытым бетте дип, почта ишегенә йозак элү аның характерына туры килми. Эшен тәмамлап кайтырга чыкканчы кичке алты, җиде дә була. “Иртә өйгә кайтсам, иртәләгәнсең бүген дип әйтәләр дип көлә. Хезмәтемне бик яратып башкардым, шуңадыр инде аның авырлыгы онытылды. Тормыш иптәшем, кайнанам да минем хезмәтне аңладылар. Алар каршы булса эшли дә алмаган булыр идем. Эштән кайтышка кайнар ризык белән кайнанам каршы алды. Балаларны үстергәндә нык ярдәм итте”. Фирая апа фикеренчә, хәзер документ эше күпкә артса да, эш шартлары җиңеләйгән. Элек Үзәк бүлегенә китерелгән газета - журналларны Фирая апа Шармыш, Шәтке, Олы Нырсы авылларына бүлгән. Аларны ат белән шул авылларга таратканнар. Элек посылкаларны печать сугып ябыштырсалар, хәзер махсус ленталар, печатьләр бар икән.
Хезмәтен яратып башкарган Фирая апа: ”Ялларда кулда ачкыч булмагач, ниндер җитмәгән кебек. Әлеге һөнәрне сайлаучылар заман белән бергә атларга тиеш. Эшләмәслек хезмәт түгел. Эшне яратсаң, аның авырлыгы онытыла. Сабырлык кирәк. Сүз йөртмәү дә мөһим дип саныйм. Кеше килеп моң-зарын сөйли дә, тынычланып, җиңеләеп кайтып китә. Нинди генә кыен булмасын, хат ташучы, почта мөдире аңлашып эшләү юлын табарга тиеш. Шуңа да бу өлкән кешеләр белән аралашырга ярата торганнар сайласа яхшы булыр”.
Үзәк почта бүлекчәсендә 30 ел хат ташучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Рисәлә Газизованы да очраттык. “Почта тармагына эшкә 1982 елда эшкә килдем. Ул вакытта халык бик күп укыды. “Азат хатын” (“Сөембикә”) 120 данә була иде. Газеталар бер сумкага гына сыеп бетмәгәнлектән, ике-өч тапкыр кайтып килдем. Эшемне яратып башкардым. Безнең хезмәттә халык белән уртак тел табып эшләү мөһим. Почта бүлеге мөдире Фирая белән дә сүзгә килми, дус-тату эшләдек”,-диде ул эшләгән елларын искә алып.
Газет-журнал килгән көннәрдә Үзәк почта бүлечәсе халык белән тула. Үзәклеләр бер-берсе белән аралашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп, үзенә кирәкле товарны кыстырып яхшы кәеф белән өйләренә, таралыша. “Фираяны күрергә булса да киләбез”,- ди үзәклеләр диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз