news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенә җәйге ял лагерына балалар яратып йөри

Балалар спорт серләренә дә төшенә.

(Теләче, 20 июнь, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенә җәйге ял лагерына йөрүче балалар да күпме һәм нинди зурлыктагы балык тотулары турында гапләшергә еш ярата икән. Өстәвенә, үзләренең уңышлары белән тәрбияче апалары белән дә еш уратаклашалар ди дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Балалар спортзалда эстафетада көч сынаша иде. Көн яңгырлы булу сәбәпле, ачык һавага чыгып торасы итмәгәннәр, спортзалда да бик теләп ярыштылар. Шушы ук мәктәпне тәмамлаган тәрбиячеләре, Арча педагогия көллиятендә белем алучы студент егет Фәндүс Гыйльметдинов аларны спорт серләренә генә өйрәтеп калмыйча, җырларга да, биергә дә өйрәтә ди. Мәктәп дирекциясе, лагерь җитәкчелеге Фәндүснең эшеннән аеруча канәгать. Аңа бу эшләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыруда Максабаш башлангыч мәктәбе укытучысы, тәрбияче Айгөл Шәкүрованың зур ярдәмче. Биредә балалар бердәм меню нигезендә өч тапкыр тукланалар. Пешекче апалары Раилә Вәлиуллина белән Фәридә Гыйльметдиновалар тәмле ашлардан өзмиләр үзләрен.

-Лагерьда спортка зур урын бирелә. Лагерь иртәсе физик күнегүләрдән башлана. Балалар укудан нык арыганнар, аларга хәрәкәтле уеннар аеруча тансык. Футбол, волейбол кебек уенлы спорт төрләрен аеруча үз итәләр.Моннан тыш, биредә без аларны юлда, велосипедта йөрү, су коену куркынычсызлыгы кагыйдәләренә дә өйрәтәбез. “Наркотикларсыз тормыш”, “Россия көне”, Рус теле көне” кебек тематик дәресләр дә балалар да зур кызыксыну уятты. Әлеге темалар буеча рәсем бәйгеләре үткәрелде. Уңышлы эшләрне бүләкләр белән билгеләп үттек, - дип таныштырды балаларның җәйге ялы белән лагерь башлыгы, педагог-оештыручы Гөлчәчәк Гыйнатуллина.

Лагерь программасы балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән. Аларда укучыларга хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, лингвистик, сәнгати-эстетик һәм физкультура-спорт, рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә төрле мавыктыргыч чаралар оештырыла диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot