news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы җыелма командасы татарча көрәш буенча республика чемпионатында чыгыш ясады

Республика чемпионатының җиңүчесе, Олы Мишә авылы егете Ранис Галимуллин Пермь шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә республика данын яклаячак.

(Теләче, 28 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Казанның “Ак барс” Көрәш сараенда татарча көрәш буенча республика чемпионаты булып узды. Анда Теләче районы җыелма командасы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. 47 команда көч сынашкан әлеге дәрәҗәле ярышта безнең район командасы Әлмәт, Зәй һәм Казанның Яңа Савин районы командаларыннан азга гына калышып, мактаулы дүртенче урынны яулады. Бишенче урында Казан шәһәренең Вахит районы, диелә район хәбәрендә.

Шәхси беренчелектә 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында булган көрәшчеләр арасында бил алышкан Ранис Галимуллин – беренче, 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы батырлар арасында көч сынашкан Раил Мараков - өченче урынны яулады. Иң авыр үлчәүдә көрәшкән Рамил Корбанов (130 килограммнан югары үлчәүдә) дүртенче булды. Динар Кәримуллин (70 килограммга кадәр үлчәүдә) Раил Нургалиев (100 килограммга кадәр үлчәүдә) - беренче бишлеккә, Фирзәр Гыйниятуллин (60 килограммга кадәл үлчәүдә), Рамил Мөхәммәтов (90 килограммга кадәр үлчәүдә) - беренче җиделеккә керделәр.

Республика чемпионатының җиңүчесе, Олы Мишә авылы егете Ранис Галимуллин 8-9 декабрь көннәрендә Пермь шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә республикабыз данын яклап чыгыш ясаячак. Әлегедәй хокукка икенче бер райондашыбыз, Олы Мәтәскә авылы егете Азат Нурмөхәммәтов та лаек булды. 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы Азат Яңа Савин районының “Ак барс” Көрәш сарае командасы өчен көрәште, диелә район басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100