Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районы яшьләре Әтнәдә узган “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашты
Югары урыннар алган һәм махсус призга ия булган конкурсантлар Казанда узачак Супер-финалга әзерләнә.
(Теләче, 28 март, "Татар-информ", "Теләче", Раил Рәшитов). Теләче районы балалары Әтнә районында үткән “Созвездие – Йолдызлык” XVII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында катнашып, 1 һәм 2 турларны уңышлы узып, гала-концертта катнашты, дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.
“Вокал” номинациясендә “Мисолька” вокаль ансамбле (җитәкчесе Биктимирова Р.Р.) беренче урын, Исмәгыйлова Диләрә (җитәкчесе Поташова А.Б.) 2 урын яулады.
“Конферанс” номинациясендә Мараков Ислам, Хәмзинә Ранелия (җитәкчеләре Нәҗметдинова И.К.) һәм Зинич Никита (җитәкчесе Ханипова Р.А.) өченче урын яуладылар.
“Сюрприз” бию төркеме (җитәкчесе Баева З.Р.) махсус призга лаек булды.
Бу егет-кызлар 9 -14 апрель көннәрендә Казанның “Уникс” концертлар залында узачак Супер-финалда чыгыш ясаячак, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз