news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы Урта Мишә авылында хезмәт сөючән Сафиуллиннар гаиләсе яши

ГАилә башлыгы 2011нче елда фермер булып теркәлә.

(Теләче, 23 май, "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районында бик күп фермерлар үз эшчәнлеген алып бара. Бу яктан республика күләмендә иң алдынгы районнардан Теләче. Шул районның Урта Мишә авылында яшәүче Сафиуллиннар гаиләсенең фермерлык эшчәнлеге белән “Теләче” газетасы таныштыра.

Читтән караганда, фермердан да рәхәт яшәүче кеше юк кебек тоела. Мул тормышта көн күрү өчен күпме йокысыз төннәр үткәргәнен фермерлар үзләре генә белә. Сафиуллиннар гаиләсе дә үзләренең тырыш хезмәтләре белән яхшы тормышта яши. Урамнан үк үзенә тартучы яңа, заманча йорт, ишек алдындагы чәчәкләр әлеге нигездә булган гаилә яшәвен сөйли.

Илдар әфәнде кайчан фермерлык эшенә кереп киткәнен төгәл хәтерләми дә. Балык Бистәсе районы кешеләре үз җирләрен эшкәртеп, чәчеп, уңышны җыеп алуда ярдәм итүен үтенәләр аннан. Бер эштән дә куркып тормаучы Илдар озак уйлап тормый, әлеге эшкә алына. Ә 2011нче елда үзе фермер булып теркәлә. Әтисе янында кайнашып үскәнлектән, техниканың да рәтен белә. Күп кенә тузган техниканы сатып алып, аларга икенче сулыш өрә. Бүген Сафиуллиннарның тулы бер техника паркы бар.

300 гектардан артык мәйданда арпа, бодай, арыш үстерәләр. Фермерны үстергән икмәккә бәяләрнең түбән булуы борчый. Икмәкне вакытында сатып, урнаштырып бетерә алмау һәм башка бетмәс- төкәнмәс эшләр фермерлык хезмәтенең җиңел түгеллеген тагын бер кат раслый. “Ямьле җәйнең матурлыгын күргән юк, башта нишләп яңгыр яумый дип көенәбез. Уңышны җыеп алганда, берничә көн генә яңгыр яумый торса иде дип телибез”,- ди ул.

Илдар абыйга әлеге тынгысыз эштә гаиләсе, туганнары терәк. Тормыш иптәше, әнисе, кызы Алия, улы Ильмир аңа һәрчак ярдәмгә килә. Казан кызы Сәвия: “Язмыштан узмыш юктыр. Яраткач, авылга кайттым, җәйләрен әбием янында үткәргәнлектән, авыл элек тә якын иде”, - ди. Шунысы да кызык, кайнанасының да исеме Сәвия. Авыл халкы йомыш белән кергәндә: ”Яшь Сәвия, карты кирәк иде”,- дип эндәшә икән. Матурлыкны яратучы Сәвия күп итеп чәчәкләр үстерә. Тәрәзә төбен, бакчаны аллы-гөлле чәчкәләр бизи. Оста тегүче булганлыктан, авыл халкының да йомышы төшми калмый үзенә. Кайнана белән килен дус-тату 22 ел гомер кичерәләр. Күпләргә үрнәк Сафиуллиннар: “Гаиләнең тынычлыгы бер-береңә юл куюда. Без озаклап бер-беребезгә үпкә саклап йөрмибез. Шуннан барысы да җайланып китә”, - диләр.

Туган яклары белән горурланучы әлеге гаилә авыл тормышына да битараф түгел. Алардан башка бер бәйрәм дә, чара да узмый. Әниле-кызлы биергә ярата, әтиләре оста гармунчы. Урта Мишә авылы турындагы җырның сүзләрен, көен дә Илдар Сафиуллин үзе иҗат иткән. Авыл менә шундый матур, тырыш гаиләләр белән яши, үсә дә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot