news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы укучысы Камал театрына Шәүкәт Биктимеров портретын ясап бүләк итте

Шәүкәт Биктимеровның 90 еллыгы булуын һәм юбилей күргәзмәсенә Алинә ясаган портрет та куелачак.

(Теләче, 17 октябрь, “Татар - информ”, "Теләче") .Теләче урта мәктәбенең 7-б сыйныфы укучысы Шаһиева Алинә “Сәхнә” журналының юбилей кичәсендә катнашты һәм Камал театры музеена татарның бөек артисты Шәүкәт Биктимеров портретын бүләк итте. Алинә үзе ясаган картинаны театр музее җитәкчесе Луара Шакирҗанова кабул итеп алды, дип яза җирле басма.

Луара Шакирҗанова киләсе елга СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның 90 еллыгы булуын һәм юбилей күргәзмәсенә Алинә ясаган портрет та куелачагын әйтте.

Алинә Шаһиева әлеге рәсемен "Салават күпере" журналының "Яраткан артистым" иҗади бәйгесендә катнашу өчен ясаган иде. Җитәкчесе - Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәяхмәтова Г.Н. Иҗади бәйгенең төп җиңүчесе Алинә дипломга һәм истәлекле бүләккә лаек булды дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot