Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләче районы участогында төшкә кадәр халыкның 48 проценты тавыш бирде
Алар арасында Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова да бар.
(Теләче, 18 март, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы участогында төшкә кадәр халыкның 48 проценты тавыш бирде. Алдагы сәгатьләрдә Үзәк бистәсендә урнашкан 2678 номерлы сайлау участогында сайлауларда 456 кеше тавыш бирергә тиеш. 11.30 сәгатьтә шуның 48 проценты тавыш бирергә өлгергән иде инде. Бу турыда Теләче районы рәсми газетасы хәбәр итә.
Сайлауга Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова килгән. “Иң мөһиме – илдә тынычлык булсын. Тыныч, матур ватаныбызда бердәм булып хезмәт куеп, бер-беребезне аңлап яшәргә язсын”, - дигән ул.
"Райондашларыбыз гына түгел, республикабыз халкы да аны үз чорының алдынгы савымчысы буларак хәтерли. Фидакарь хезмәте өчен дәүләт бүләкләренә ия булудан тыш, Коммунистлар партиясенең XXV cъездына делегат та булып сайланды. Бүген дә ул Теләче районының иң мөхтәрәм, күренекле кешеләренең берсе", диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз