Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә волейбол ярышлары узды
Бәйгедә барлыгы 7 команда үзенең көчен сынады.
(Теләче, 31 март, “Татар - информ”, "Теләче", Рәзифә Габделхаева). Эшкә уңган, җырга-моңга гашыйк Шәтке халкы спортта да кимен куймый. Аның малайлары хоккей белән “җенләнсә”, кызларына волейбол “чире” йоккан диярсең. Кайбер авылларда бер командага да җыелырлык балалар булмаса, безнең авылда ике кызлар командасы рәхәтләнеп ярышларга йөри. Мәктәпнең спорт залы бер генә көн дә туп сугудан тынып торганы юк. Көн саен шөгыльләнү дә үзенекен эшли: безнең кызларыбыз кайсы гына ярышка барсалар да, җиңүче Дипломы белән кайталар.
Башка авылга яки районга барып уйнау гына түгел, үзләренең мәйданчыкларында да алар менә 4 нче ел рәттән кунакларны каршы алдылар дип хәбәр ителә район газетасында.
Шәтке урта мәктәбендә озак еллар физкультура һәм Башлангыч хәрби хәзерлек (соңрак Тормыш иминлеге нигезләре) буенча дәресләр алып барган Мингалиев Гыйлемҗан Габделбар улының истәлегенә багышланган волейбол ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда барлыгы 7 команда үзенең көчен сынады. Күрше районнардан - Әтнә, Саба (Тимершык) булса, үзебезнең районның хатын-кызлар командасыннан: Лесной, Теләче-1, Теләче-2 , Шәтке-1 һәм Шәтке-2 командалары үзара ярышып, күңелле уен күрсәттеләр. Һәр команданың да кызлары бик актив булып, көчләреннән килгән кадәрле тырышлык куйдылар. Шулай булса да, ярышта кемдер җиңәргә, кемдер җиңелергә тиеш. Әлеге ярышның да үз җиңүчеләре билгеле булды. Менә алар: беренче урында Шәтке -1, икенче урында Теләче -1 һәм өченче урында Лесной командасы. Уеннар бик кискен төстә барды. Җиңелгән командаларыбыз да җиңүчеләр рәтенә кертерлек дәрәҗәдә тырыштылыр. Алар үзләренең көндәшләреннән 1-2 очко белән генә калышып, призлы урынга эләгә алмады.
Әлеге чарага Шәтке халкы гына тамаша кылырга килмәде, район һәм авыл җитәкчеләре дә килеп, әлеге турнирның тантаналы төстә ачылышында үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук онытылмас укытучыбызның тормыш иптәше Фирдүсә апа белән улы Фаяз да уеннарны башыннан ахырына кадәр тамаша кылып, җиңүчеләргә үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.
Әлеге ярышларны үткәрүдә Шәтке мәктәбендә волейбол түгәрәген җитәкләүче районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры Габделхаев Рәшит Хаҗинур улының да зур тырышлыгы күренде. Шулай ук мондый зур чаралар үткәрү матди яктан да күп чыгымнар сорый. Биредә колхозыбыз, авыл һәм мәктәп җитәкчеләре, шәхси эшмәкәр Гыйльметдинов Данилның зур ярдәме волейбол ярышын үткәрергә мөмкинчелек тудырды. Аеруча “АгроЛак” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Гыйләҗетдинов Фәрит Фарук улына зур рәхмәт. Аның ярдәме белән Шәтке командаларына махсус формалар тектерелде.
Бу көнне волейбол белән бер үк вакытта мылтыктан ату буенча да ярышлар булып узды. Анда да безнең авыл халкы бердәм булып, уеннарда актив катнаштылар. Хатын кызлар һәм ир-егетләр арасында үткән бу ярышта җиңүче булып хатын-кызлар арасыннан Флүрә Габдуллина билгеләнсә, ир-атлардан исә 1 урынны Ильшат Мөхәммәтҗанов яулады.
Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, бу көнне Шәтке урта мәктәбенең ишегалдында да зур бәйрәм гөрләде: яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алу, Кыш бабайны озату күренешен бик яратып һәм кызыксынып күзәттек. Казанда пылау пеште, табада коймаклар чыжлады...
Гомумән, бу көнне Шәтке мәктәбе төнге сәгать 11гә хәтле гөрләп торды. Киләчәктә дә мондый чаралар еш булып, Шәтке халкы һәм аның балалары спортның бу төренә битараф калмаслар дип ышанып калабыз, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз