Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә узган дәрескә район башлыгы килгән
2002 елдан Шәтке урта мәктәбе экологик белем һәм тәрбия бирү буенча иновацион мәйданчык булып тора.
(Теләче, 2 март, "Татар-информ", "Теләче" газетасы, Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланган бердәм экология дәресе узды. Анда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова. Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров катнашты, дип яза “Теләче” газетасы.
Дәрес барышында экология проблемаларына багышланган видеоязма күрсәтелде. Укучылар ”Экологик сукмак” дип исемләнгән проект кысаларында ниләр эшләгәннәрен таныштырды. 2002 елдан Шәтке урта мәктәбе экологик белем һәм тәрбия бирү буенча иновацион мәйданчык булып тора. Укучыларны, мөгаллимнәрне табигать ананың пычрануы борчый. Очрашу барышында алар чүпкә аткан көнкүреш калдыкларын да кабат кулланып булуын дәлилләде. Экология дәресендә “Кызыл” китап турында да сүз булды.
Бу көнне укучылар, туган авылларындагы чишмәләрнең торышы турында да таныштырды. “Суның кадере, туган якның матурлыгы хакында Габдулла Тукай шигырьләрендә киң урын бирелә”,- диде үзенең чыгышында Энҗе Ибраева.
Дәрес ахрында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов укучыларны туган авылларын яратырга, сакларга чакырды. Авылда туып үскән кеше табигатькә якын була. Теләче районы экологик яктан чиста районнарның берсе булып тора. Теләчедә көнкүреш калдыкларын эшкәртүче өч оешма бар, экология темасы сезне кызыксындыргач, экскурсиягә килегез”, -диде ул, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз