news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы Олы Мишә урта мәктәбе укучылары язучы һәм шагыйрь Рашат Низами белән очрашты

Укучылар туган телебезгә багышлап матур җырлар, аһәңле итеп шигырьләр сөйләделәр.

(Теләче, 1 март, "Татар- информ", "Теләче" газетасы, Фәнил Нигъмәтҗанов).  Шушы көннәрдә Теләче районы Олы Мишә урта мәктәбе укучылары якташлары - язучы, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Рашат Низами белән очрашты, дип яза районның "Теләче" газетасы.

Укучылар туган телебезгә багышлап матур җырлар, аһәңле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бу очракта ике бәйрәм, ике куаныч бергә килде дисәң дә була. Беренчедән, биредә балалар туган тел бәйрәмен зурлап бәйрәм итсәләр, икенчедән, кабат якташлары Рашат абыйлары белән очрашу шатлыгы кичерделәр.

Рашат абый очрашу барышында әлеге бәйрәмгә мөнәсәбәтен белдереп, туган телебезнең матурлыгы, аһәңлеге турында сөйләп кенә калмыйча, үзенең тормышындагы һәм иҗатындагы яңалыклар белән дә таныштырды. Күптән түгел генә аның халкыбызның бөек композиторлары, кабатланмас шәхесләр Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин һәм Салих Сәйдәшев турында әсәрләр китабы дөнья күргән. Ул очрашуда табадан гына төшкән китабын тәкъдим итеп кенә калмыйча, берничәсен мәктәп китапханәсендә, бәйрәмгә чакырулы булган кунакларга, авылның мөхтәрәм кешеләре ирле-хатынлы Фаягөл һәм Гыйьлван Фәтхуллинга, Рәкыя Галимовага бүләк итте. Болардан тыш, ул остазы, каләмдәше Хәсән Туфан белән бәйле булган истәлекләр белән дә уртаклашты. Бәйрәм – очрашу традицион рәвештә “Туган тел” җыры белән тәмамлады, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot