news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы мәктәпләрен 82 укучы тәмамлады

9нчы сыйныфта 134 укучы белем алган.

(Теләче, 29 июнь, “Татар –информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды. Быел районда 82 укучы олы тормыш юлына баса, 9 сыйныфны 134 укучы тәмамлады, шуның 60ы - Теләче урта мәктәбе укучысы, дип яза җирле басма.

Теләче урта мәктәбендә дә зурлап үткәрелде ул. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел әлеге мәктәпне 32 укучы гына тәмамлады. Шулай аз булсалар да алар, сыйныф җитәкчеләре Илсия Алексеева белән Елена Нуртдиновалар әйтеп үткәнчә, берсеннән-берсе сәләтле, белемле һәм кабатланмас булганнар. Илсия белән Елена ханымнар аларның һәркайсына шигъри юллар багышлаган.

Затлы күлмәкләрдән, костюм-чалбарлардан килгән унберенчеләрне танырлык та түгел. Ә күңелләре гел хыял канатында дөнья иңли, чөнки аларның барысы да алда әле. Бүген аларның төн йокыларын качырган имтиханнардан котылып, яшьлек хыяллары белән яши башлаган чаклары гына.

Теләче урта мәктәбе директоры Раил Нәҗипов унберенчеләрне шатлыклы да һәм беркадәр моңсу да бәйрәмнәре белән котлап, киләчәктә дә үз юлларын табуларын, җәмгыятьтә лаеклы шәхес булуларын теләде. Аннан соң унберенчеләргә аттестатлар һәм уку алдынгыларына медальләр тапшырылды. Бу зур бүләк аттестатында гел “бишле”ләр булган һәм Бердәм дәүләт имтиханында югары балл җыйган мәктәп тәмамлаучыларга тапшырылды. Моннан тыш, аерым фәннәрне яхшы үзләштергән, районның мәгариф, мәдәният һәм җәмгыять тормышында актив катнашкан укучылар да Мактау кәгазьләре белән билгеләп үтелделәр. Алар үз чиратында җыр, бию һәм нәфис сүз белән мәктәпләрен, мәктәп укыткчыларын онытмаска вәгъдә бирделәр.

Яшьләрне әти-әниләре исеменнән Вера Тихонова белән Рәшидә Исмәгыйлева котлады. Алар ихластан балаларына белемле, тәрбияле һәм тәртипле итеп тәрбияләүдә зур өлеш керткән мәктәп коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук Теләче авылының 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсинә Йосыпованың да яшьләребезгә әйтер сүзләре бар иде.

Яшьләребезнең уй-хыяллары тормышка ашсын, гомумкшелек сыйфатлары һәм кыйммәтләре гел алар белән янәшә йөрсен, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot