news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы мәчетләрендә, җәмәгать туклануы урыннарында ифтар ашлары үткәрелә

Ифтар мәҗлесе традицион ислам нигезендә - Корьән уку, тәэсирле итеп вәгазь сөйләү һәм моңлы итеп азан әйтү формасында узды.

Теләче районы мәчетләрендә, җәмәгать туклануы урыннарында ифтар ашлары үткәрелә
tulachi.ru

(Теләче, 18 май, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә Теләче районы мәчетләрендә, җәмәгать туклануы урыннарында, өйләрдә күркәм мәҗлесләр - Ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Шундый күркәм, районкүләм чараның тәүгесе “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ифтар мәҗлесе традицион ислам нигезендә - Корьән уку, тәэсирле итеп вәгазь сөйләү һәм моңлы итеп азан әйтү формасында узды. Корьәннең күркәм аһәңнәрен, Аллаһка ялвару, сәҗдә кылу нигезендә Госман белән Мөхәммәтсалих шәкертләр ирештерсә, мөхтәрәм Равил һәм Исмәгыйль хәзрәтләребез Ураза аеның әһәмияте турында сөйләделәр.

Аннары алар ифтарга җыелган халык белән берлектә кояш баер алдыннан укыла торган ахшам намазын укыдылар,хәйрияче иганәсенә әзерләнгән мул табын артында авыз ачтылар. Тәүге районкүләм ифтарны үткәрүдә “Маяк” кафесы пешекчеләре, хезмәткәрләре зур тырышлык куйды.

Чарада муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Диния нәзарәте рәисенең район мөхтәсибәтләре белән эшләү буенча ярдәмчесе Равил хәзрәт Зөфәров, районыбыз имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Корьән хафизлыкка укучы Госман һәм Мөхәммәтсалих шәкертләр катнашты һәм чыгыш ясады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100