news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы командасы татар-башкорт милли көрәше буенча ТР чемпионы булды

Ярышлар 10 авырлык категориясендә үтте

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Шимбә “Ак Барс” Көрәш сараенда татар-башкорт милли көрәше буенча ТР чемпионатына нәтиҗәләр ясалды. Ябылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Быел 396,5 балл туплаган Теләче районы командасы көрәшнең чемпионы булды. 2 нче урынны 368 балл белән Биектау районы, 3 нче урынны 349,5 балл белән Әлмәт җыелма командалары алды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, катнашучылар 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 килограммга кадәр һәм 130 килограммнан югары авырлык категорияләрендә ярыштылар.

Көрәш нәтиҗәләре буенча, 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Нәфис Миңнебаев (Биектау командасы), 65 кг кадәр - Айдар Нәҗмиев (Яр Чаллы командасы), 70 кг кадәр - Руслан Нургалиев (Әлмәт районы), 75 кг кадәр – Илгиз Әхмәтгалиев (Кукмара районы), 80 кг кадәр – Ринат Хәйретдинов (Балтач районы), 85 кг кадәр – Ришат Гәйнетдинов (Сарман районы), 90 кг кадәр – Раил Нургалиев (Теләче районы), 100 кг кадәр – Лениз Абдуллин (Казанның Вахитов районы), 130 кг кадәр – Радик Фәйзуллин (Биектау районы), 130 кг югары - Сергей Павлик (Лаеш районы) җиңү яулаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot