news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы командасы алкалы хоккей буенча Татарстан Республикасы чемпионы булды

Әлеге ярышларда 4 команда Теләче, Кайбыч, Чистай һәм Аксубай районнары катнашты.

(Теләче, 27 март, "Татар-информ", "Теләче", Раил Рәшитов). 24 - 25 март көннәрендә Чистай шәһәрендә ир-атлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал ярышлары булып узды, дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.

Әлеге ярышларда 4 команда Теләче, Кайбыч, Чистай һәм Аксубай районнары катнашты.

Теләче районы командасы барлык көндәшләрен дә җиңүгә иреште, һәм Татарстан Республикасы чемпионнары титулын яулады.

Безнең район командасының сакчысы Булат Гыйльметдинов Татарстан Республикасы беренчелегенең иң яхшы сакчысы дигән исемгә лаек булды, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot