Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районы Казаклар авылында "Бәлеш бәйрәме" узды
Бәйрәм кунаклары “Татар халык ашлары” дип исемләнгән Юныс Әхмәтҗановның китаплары урын алган күргәзмә белән таныштылар.
(Теләче, 14 март, "Татар-информ", "Теләче", Альбина Рахматуллина). Татар мили ашларын дөньяга танытучы якташыбыз, Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән данлыклы пешекче Юныс Әхмәтҗановның тууына быел 90 ел тулды. Шул уңайдан Казаклар авыл китапханәсендә “Бәлеш бәйрәме” үткәрелде, дип яза “Теләче” газетасы.
Кичә барышында күренекле якташыбызны искә алу мизгелләре аеруча истә калырлык булды. Уңган хуҗабикәләр Юныс Әхмәтҗановның рецеплары буенча пешерелгән, милли ризыклары белән таныштырдылар. Төрле ярышларда үзара көч сынаштылар, аш - су әзерләү серләре турында сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр.
Бәйрәм кунаклары “Татар халык ашлары” дип исемләнгән Юныс Әхмәтҗановның китаплары урын алган күргәзмә белән таныштылар.
Кичәбез милли ризыклардан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз