news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы “IT-чемпион” бәйгесендә катнашучылар саны буенча 2 нче урынны били

Татарстанның яшь it-чемпионнарына 135 смартфон тапшырылды.

(Теләче, 22 декабрь, “Татар–информ”, "Теләче"). Татарстанда үткәрелгән “IT-чемпион” бәйгесенең беренче этабында җиңүчеләр исемлегендә Теләче укучылары да бар. Теләче районы конкурста катнашучылар саны буенча республикада 2 нче урында тора. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Мәктәп укучыларына ата-аналарны һәм өлкәннәрне Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислардан актив файдалануга җәлеп итәргә һәм балларының максималь күләмен эшләргә кирәк иде. 

Татарстанның яшь it-чемпионнарына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 135 смартфон тапшырды. Бүләкләү тантанасы “Казан арена” конференц-залында узды. 

"Иң актив укучы” номинациясендә Теләче урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Зәринә Сабирова, Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Айзилә Сабирҗанова,Теләче урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Илзирә Шәйхетдиновалар смартфон белән бүләкләнде.

“Тату сыйныф" номинациясендә Олы Мәтәскә урта мәктәбе укытучысы Ләйсән- Зәйнетдинова, Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Фәния Тимербайева, Иске Җөри урта мәктәбе укытучысы Диләрә Зәйнетдинова, Теләче урта мәктәбе укытучылары Миләүшә Миңнулина, Фирдәүс Аскаровалар җиңү яулады. Әлеге педагогларга Дәүләт хезмәтләре виртуаль картасына 3000 сумлык счетны тулыландыру каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot