Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләче районы Иске Җөри авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Бу җирлектә 622 кеше яши, шуның 132е балалар.
(Теләче,14 декабрь, «Татар-информ», “Теләче”). Теләче районы Иске Җөри авылында зур вакыйга булды. Авыл халкы күптән көткән яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты кулланышка тапшырылды. Әлеге фельдшер пункты республика программасы нигезендә төзелде. Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын, Шәтке авыл халкы карамагына “Максат” төзелеш ширкәте төзеде дип хәбәр ителә район хәбәрендә.
Иске Җөри авылы халкының куанычлы мизгелләрен уртаклашырга Теләче муниципаль район башлыгы да килде.
-Зур объект ачыламы, кечкенәме безнең өчен куанычлы вакыйга. Авылда фельдшер акушерлык пункты булуы бик кирәк. Халыкка игелекле хезмәт итсен. Авырмагыз. Җирлектә социаль объектлар, мәктәп, балалар бакчасы булса авыл гөрли.
Җирлекнең фельдшеры Р. Дәүләтшина республика, район җитәкчелегенә шушындый уңайлы фельдшер акушер пункты төзеп сафка бастырулары өчен рәхмәт әйтте.
Фельдшер Р. Дәүләтшина Иске Җөри, Тиләҗе авылы халкына беренче медицина ярдәме күрсәтә. Саннарга күз салсак, җирлектә 622 кеше яши, шуның 132е балалар.
Иске Җөри авылында бүген ачылган модельле фельдшер акушер пункты районда җиденчесе. 2012 елдан башлап республика программасы нигезендә 22 фельдшер – акушерлык пунктына капитал ремонт үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз