news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы Иске Җөри авылында кышкы Спартакиада узды

Кышкы Спартакиада Иске Җөри авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән оешкан төстә узды.

(Теләче, 13 март, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы Иске Җөри Авыл мәдәният йортында һәм аның алдындагы мәйданчыкта узган спорт бәйрәмендә авыл халкы, укучы яшьләр спортның өстәл теннисы, кул көрәше, шахмат, шашка, аркан тарту кебек төрләрендә көч сынаштылар дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.

Бәйрәмнең иганәчеләре – Фәрхәт Борһанов, Тәбрис Галимбәков һәм Равил Насыйбуллинның матди ярдәме белән бәйрәмгә килүчеләргә казанда пешкән тәмле үзбәк пылавы, коймак һәм кайнар чәйдән авыз итү мөмкинлеге тудырылды.

Соңыннан спорт ярышларында җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Кышкы Спартакиада Иске Җөри авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән оешкан төстә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot