Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районы хуҗалыклары һәм комбайннарының уракка әзерлеге тикшерелде
Комиссия әзерлеккә уңай бәя бирде.
(Теләче, 27 июль, “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). “Гостехнадзор” дәүләт испекциясе республика идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Мөнир Халиков рәислегендәге комиссия быел уракта катнашачак уру һәм сугу комбайннарына, тагылма машиналарга, амбар хуҗалыкларына үзара тикшерү үткәрде. Көн буе дәвам иткән үзара тикшерү барышында районның 8 хуҗалыгына бәя бирелде һәм 50 балл мөмкинлектән 46,9 балл куелды, - дип хәбәр итә район газетасы.
Беренче урынга лаек булган җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте механизаторларының эше 49 балл белән бәяләнде. Икенче урында - 48 балл белән җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” һәм “Игенче” ширкәтләре. Өченче урынга 47 балл белән җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте механизаторлары чыкты.
Үзара тикшерү барышында амбар хуҗалыклары да җентекле тикшерү узды. Бу уңайдан җаваплыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче һәм “Агролак” ширкәтләренең амбар хуҗалыклары уңай бәя алды. Әлеге хуҗалыкларның амбарларында басудан җыеп алынган икмәкне бөртегенә кадәр үзләрендә чистарту, киптерү һәм саклау мөмкинлеге тудырылган. Беренчесе быел өр-яңа складка тиенсә, соңгы икесендә ашлык киптерү җайланмасы газ ягып эшләүгә көйләнгән.
- Бүген-иртәгә районда тулы-куәткә урып-җыю эшләре башланып китәчәк. Басуларда шактый мул булып өлгергән игеннәрнең бөртеген дә югалтмыйча, җыеп алып, ындыр табакларына кайтару - безнең уртак бурычыбыз. Тулаем алганда, хуҗалыклар да, комбайнчылар да быелгы уракка әзер. Әмма ахыргача карап, эшләп бетерәсе урыннар бар әле. Җитешсезлекләр контроль сутырып карау барышында да ачык күренде. Аларны юк итәргә берничә көн бар әле. Уракка төшкәч, соң була. Комбайннан бөртек коелып йөрергә тиеш түгел. Шулай ук эш дип, ашыгычлык белән, куркынычсызлык, хезмәтне саклау кагыйдәләрен дә онытырга ярамый. Безнең тарафтан җыйнак, уңайлы кием-салым, аяк киеме киеп эшләү киңәш ителә. Быел һава торышы үзенчәлекле, августта гына өлгерер дип көткән игеннәр бүген өлгерде инде. Бу очракта һәркемнән икеләтә оешканлык сорала. Эшне дөрес оештырганда, ягъни кеше факторын беренче планга куеп, хезмәткә тиешенчә түләгәндә һәм матди кызыксындыру чаралары кулланып эшләгәндә күңел көткән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, - дип билгеләп үтте үзенең йомгаклау чыгышында комиссия рәисе Мөнир Халиков.
Белгечләр фикеренчә, быелгы урак үзенчәлекле булырга охшап тора. Аның көтелмәгәнчә иртә килүе механизаторлардан икеләтә осталык һәм оешканлык сорый.
- Язның салкын һәм коры килүе сәбәпле, уңыш көтелгәнчә булмас. Әмма үскән кадәресен югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, - дип үз фикерен ирештерде комбайнчылар белән очрашу вакытында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, - дип яза җирле басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз