news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы дүрт мең баш сыерга биш сөтчелек комплексын торгызырга ниятли

Теләче башлыгы Нәҗип Хаҗипов терлекчелек өлкәсендә быел башкарылачак эшләр белән таныштырды.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Теләче районы дүрт мең баш сыерга биш сөтчелек комплексын торгызырга ниятли.

«Район буенча 3960 баш сыерга биш терлекчелек комплексын торгызуны  бурыч итеп алабыз», — дип сөйләде Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.

Аның сүзләренчә, «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 504 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзи. «2021 елда җир, бетон эшләре нәтиҗәле башкарылды. Агымдагы елның язында түбә астына кертергә тырышабыз. Объект ел ахырында файдалануга тапшырылырга тиеш», — диде.                                                                             

«Алан» хуҗалыгында, җитәкче алышынуга бәйле рәвештә, документларны яңадан рәсмиләштерү тәмамланып килә. Яз көне 1 мең баш сыер терлеген туплаган сөт җитештерү ноктасының беренче чиратын төзү эшләре башланачак. Кредит алу мәсьәләсендә Россельхозбанк белән тыгыз бәйләнештә эшлибез», — дип хәбәр итте Нәҗип Хаҗипов.

«Агролак» агрофирмасында 960 башка исәпләнгән өченче терлекчелек комплексына нигез салына. Төзелеш сезоны башлануга җир эшләренә керешергә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100