news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы башлыгы һәм транспорт-юл хуҗалыгы башлыгы бер участокта тавыш бирде

Район башлыгы Илдус Зарипов һәм Татарстан транспорт-юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Россия Президентын Шәтке авылында урнашкан участокта сайлады.

(Теләче, 18 март, “Татар-информ”). Татарстанның транспорт-юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм район башлыгы Илдус Зарипов Шәдке авылында урнашкан 2682 санлы участокта үз тавышларын бирде. Бу хакта “Татар-информ”га “Теләче” газетасы хәбәр итә.

«Шәтке авылында урнашкан 2682 санлы участок иртәнге якта халык белән кайнап торды. Яшьләр, оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр сайлауда аеруча актив катнашты. Алардан өлкән яшьтәгеләр дә калышмады», - дип яза басма.

Шәткедә сайлау яшендәге 601 кеше исәпләнә. Шуның тугызы сайлауга беренче тапкыр килде. Тәүге тапкыр тавыш биргән Фаяз Хафизов да: “Илебез һәрчак үсештә булсын”, - дигән теләктә.

Шәтке авылында урнашкан сайлау участогында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин та үз тавышларын бирде. Шулай ук алар Нәүрүз бәйрәмен тамаша кылып, балалар белән аралашты. Бу көнне Шәткедә коймак пеште, самоварда чәе кайнады, авыл халкы казанда пешкән пылаудан авыз итте. Буранлы көн булуга карамастан, авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, дус-туганы белән аралашты», дип хәбәр итә басма.

news_right_1
news_right_2
news_bot