news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы Баландыш халкы чишмәне төзекләндерүдә катнашты

Чишмә биләмәсен корыган агачлардан, чүп-чардан чистартып куйганнар.

(Теләче, 15 ноябрь, “Татар–информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). “Данияс -Ильяс” чишмәсен К.Маркс урамында яшәүчеләр тантаналы шартларда ачканнар икән. Урам бәйрәменә Баландыш халкы да кушылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Данияс - Ильяс” чишмәсен төзекләндерүгә Баландыш авылыннан Данияс Гайнетдинов һәм Ильяс Мөбәрәкшин алынган. Чишмә биләмәсен корыган агачлардан, чүп-чардан чистартып куйганнар. Елганың каршы ягында саркыган чишмәне казып, озын торбалар аша ярның икенче ягына чыгарганнар.

Данияс абыйның әтисе 84 яшьлек Әхәт абый чишмә биләмәсен чистарту өмәсенә кушылган. 

Чишмәгә илтүче К.Маркс урамы агачлардан чистартылып, киңәйтелгән. Хәзер биредән техника белән дә йөрү мөмкин.

Авылның киләчәгенә битараф булмаган Данияс, Ильяс абыйлар киләчәктә чишмә янына утыргычлар куеп, агачлар утыртып, ял итү урыны булдырырга телиләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot