news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы авылларында яңа модульле ветеринария пунктлары төзелде

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе белдергәнчә, Олы Мишә участогына кергән авыллар өчен яңа ветеринария пунктына ихтыяҗ аеруча зур булган.

(Теләче, 2 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бүген Татарстанда 290 ветеринария пункты исәпләнә. 2014 елдан башлап, Президент программасы нигезендә, Теләче районының Югары Кибәхуҗа, Шәтке һәм Олы Мишә авылларында яңа модульле ветеринария пунктлары төзелде, диелә район басмасында.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин белдергәнчә, Олы Мишә участогына кергән авыллар өчен яңа ветеринария пунктына ихтыяж аеруча зур булган. “Тоту өчен чыгымнары зур булса да, без аны ачмыйча булдыра алмадык. Чөнки ул бу төбәктә яшәүче халык өчен бик кирәк”, - диде ул. Мал табибы Илдар Мәннанов белән ветеринар- санитар Рафил Шиһабетдинов чиста, якты һәм җылы пунктта Олы Мишә, Баландыш һәм Әбде авыл җирлекләренә кергән авылларга хезмәт күрсәтәләр. Бу көнне Илдар, район ветеринария берләшмәсе табиблары белән берлектә “Теләче Агро” ширкәте бүлекчәләрендә профилактик чаралар үткәрүдә катнашса, Рафил эш урынында иде.

Участокта барлыгы 967 мөгезле эре терлек, 1286 вак мөгезле эре терлек, 10 ат исәпләнә. Эш җиңел түгел. Ветеринарларның эш графигы вакыт белән исәпләшми. “Кичә төнгә каршы Иске Җөри авылыннан килеп дару алып киттеләр. Безнең участокка кергән авылларда да терлекне күп асрыйлар. Авыл халкы тормышын терлек асрап алып бара. Аптекада дарулар да сатабыз . Мәсәлән, быел безнең аптека аша 51189 сумлык дару сатылды, 14 баш сыерга ясалма орлыкландыру процедурасы, 189 терлеккә медицина ярдәме күрсәтелде. Эшләгән саен эш күп. Әмма бу зарлану итеп кабул ителмәсен. Эш булганга сөенәбез генә”, - ди узган ел урынга килеп укыту курсларында беренче ярдәм күрсәтү тәртибен үзләштергән ветеринар-санитар Рафил. Киләчәктә дә ул үз теләге белән республика бюджеты хисабына белемнәрен арттыра алачак.

Мал табибларының “Ашыгыч ярдәм” хезмәте белгечләре белән чагыштыруыбыз тикмәгә түгел. Сыер бозаулый башлыймы, мал-туар авырып китәме, иртәме, кичме эшкә чыгарга туоры килә. Җаваплылык зур. Терлеккә прививка ясау, лейкоз, бруцеллез, туберкулез авыруларына даими тикшереп тору... Иң төп1 вазыйфа – авыруларны алдан кисәтү. Мал табибының көндәлек эшен, кем әйтмешли, тавык та чүпләп бетерә алмас.

Заманча ветеринария пунктына орлык саклана торган савыт куелган. Анда сыерларны каплату өчен чимал саклана. Үгезләр дефицит, аларны тоту чыгымлы да. Шуңа да бу процедурага ихтыяҗ зур. “Бу процедураны Илдар башкара. Әлегә минем осталыгым җитми. Әмма бу гамәлне өйрәнү теләгем зур,” – ди Рафил.

Котыру чире булган очракта да, авыл халкы ветеринарларга мөрәҗәгать итә. Пунктта этләрне һәм мәчеләрне дә стерильләштерү мөмкинлеге дә тудырылган. Бу участокта 97 эт, 78 мәче асрала, диелә район басмасында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100