news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы авылларында мал табиблары көзге эпизоотик чараларны башкарды

Малларга елга ике тапкыр себер түләмәсе, котыру чиренә каршы вакцина ясала, лейкоз һәм бруцеллез авыруларын ачыклау максатыннан, сыерлардан кан алына.

Теләче районы авылларында мал табиблары көзге эпизоотик чараларны башкарды
Александр Эшкинин

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Теләче районы ветеринарлары, районның баш ветеринария табибы һәм баш эпизоотологы белән бергә, малларга көзге чорда эшләнәсе эпизоотик чараларны башкарды. Түбән Саурыш һәм Олы Мишә авылларында узган чараларда “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Теләче районында көзге эпизоотик чаралар август аенда башлана. Район буенча язгы-көзге эпизоотик эшләрне башкару өчен өч бригада каралган.

“График буенча отряд эшлисе көннәрдә авылда көтү чыкмый, аркандагы маллар да өйгә кайта. Бригада кайсы авылга нинди көнне киләсен алдан план итеп төзибез дә аны авыл җирлеге башлыкларына җибәрәбез. Халык бу көнне белеп, көтеп тора”, - диде районның баш мал табибы Ирек Нуруллин. 

Районның баш эпизоотологы Азат Гаялиев сүзләренчә, әлеге профилактика эшләрен кирәксенмәүчеләр юк.

“Каршы килүчеләр элегрәк булгалады, әмма хәзер бу эшнең кирәклеген белеп алдылар, - диде ул.

  • Теләче районы шәхси хуҗалыкларында 5227 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 2341е – савым сыерлары. Шәхси секторларда шулай ук 4441 сарык асрала.

Бүген мал табиблары шәхси хуҗалыкларда асралучы сыерларга катнаш төрдәге себер түләмәсе – эмкар чиренә, сарыкларга - себер түләмәсе, эт-песиләргә котыру чиренә каршы вакцина ясалды.

“Вакциналар махсус термосумкада йөртелә. Вакциналар бозылмасын өчен, аңа суык элемент салына. Вакциналар +2...6 градуста сакланырга тиеш. Сарыкларга без тере себер түләмәсе вакцинасы ясыйбыз. Ул физэремә белән эшләнә. Ясаган вакцина ярты көндә кулланылырга тиеш”, - диде баш мал табибы.

  • Малларга вакцина - буазлыгының соңгы аенда, яңа бозаулаган (бәтиләгән) булса һәм өч айга кадәр яшь терлекләргә ясалмый.

Теләче районында лейкоз һәм бруцеллез авыруын ачыклау өчен кан анализы алу этабы инде үткән.

“Сыерлардан кан алу өчен, мал хуҗасы белән килешү төзелә. Бер баш сыерның канын лейкозга тикшерү 500 сумны тәшкил итә. Шуның 300 сумы көзен һәр хуҗага кире кайтарыла. Малларга прививкалар ясау, канны бруцеллезга тикшерү - бушлай хезмәт”, - диде районның баш эпизоотологы.

Түбән Саурыш авылында яшәүче Васил Вәлиев 5 баш савым сыеры, 4 кечкенә һәм зур бозау, 30 баш сарык асрый.

“Мондый профилактика чаралары һәрвакыт кирәк. Маллар басуга чыккач та төрле чирләр ияртеп кайтырга мөмкин. Мал табиблары вакцинаны да даими ясыйлар, канны да үз вакытында алалар”, - диде ул.

Олы Мишә авылында 24 баш савым сыеры асраучы “Гыйниятуллина А. С” крестьян-фермер хуҗалыгы да ветериналарны көтеп ала. “2011 елда гаилә фермасы булып оешканнан бирле, елга ике тапкыр, мал табиблары эпизоотиягә каршы чараларны ясап килә”, - диде гаилә башлыгы.

Теләче районында көзге эпизоотик чаралар август-октябрь айларында башкарыла. Бүген райондагы барлык малларга эпизоотик профилактика чаралары ясау төгәлләнде.

  • ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтүенчә, быел республика буенча 3 млн доза вакцина таратылган.

Сумнарга күчергәндә, себер түләмәсе вакцинасына – 1 млн, котыру чиренә каршы – 400 мең сум, эмкар авыруын кисәтү өчен – 300 мең сум, туберкулинны ачыклауга – 650 мең сум акча бүленгән. Моннан тыш, кыргый хайваннар өчен 700 мең доза алдавычлар таратылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100