news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы авылларын юллы итү дәвам итә

Алга, Петровск авылларына республика программасы нигезендә күтәртелгән дамбалы, каты өслекле юл салына.

(Теләче, 28 июль,  “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы Петровск авылында 6 йортта - 12 кеше, Алга авылында яшәү урыны буенча теркәлгән 53 кешенең 42 се яши. Петровсктан аермалы буларак, Алгада эш яшендәге кешеләр дә, укучы балалар да бар. Әмма күпчелекне өлкән буын кешеләре тәшкил итә, дип хәбәр итә район газетасы.

Бүген ике авылга да республика программасы нигезендә күтәртелгән дамбалы, каты өслекле юл салалар. Юл төзелешенең заказчысы “Главтатдортранс” идарәсе булса, подрядчысы ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыяте. Юлның нигез, грунт һәм комлы таш өлешен булдыру һәм тыгызлау өчен юл мастеры Дамир Имамиев бригадасы җаваплы булса, икенче мастер Ильмир Низамов бригадасына үзәнле урыннардан иске торбаларны алу, алар урынына яңаларын салу һәм монтажлау эше йөкләнгән.

Юл төзүчеләр тарафыннан Петровск авылына кадәр җәмгысе 5700 чакрым юл салыначак. Моннан тыш, Петровск авылы эченә - 640, Алгага - 850 метр озынлыкта юл салу күздә тотыла, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot