news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы авыл хуҗалыгы алдынгылары исемлеге - "ТеләчеИнформ"

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан авыл хуҗалыгы алдынгылары бүләкләнә.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). 8 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан зур тантана узуы планлаштырылган иде. Әлеге бәйрәмдә районыбызның бер төркем алдынгы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырыла. "Теләче-информ" район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән тантанада бүләкләнгән  алдынгылар исемлеген тәкъдим итә.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте шоферы Рәкиф Юныс улы Яруллин, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте механизаторы Хәмит Вакыйф улы Кәримуллин Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган нәтиҗәле хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте механизаторы Әхмәт Әхтәм улы Мәхмүтов, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Ленин исемендәге бүлекчәсе сыер савучысы Мәсхүдә Рәис кызы Нәбиуллина, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте склад мөдире Фәрит Кашафетдин улы Гыймадиев, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәте слесаре Мөхәммәт Фәизхан улы Фазлыйәхмәтов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган нәтиҗәле хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте сыер савучысы Зөлфия Габдулла кызы Шәмсетдинова, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте сыер савучысы Минзәлия Каниф кызы Яруллина, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте терлекчесе Хәлимә Хәмзә кызы Хисамиева, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсе шоферы Илдар Зиннәт улы Гыйниятуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Сауш бүлекчәсе механизаторы Фәнил Фәһим улы Сәлимҗанов Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен җаваплылыгы чикләнгән “Тукаш” ширкәте тракторчысы Рифат Нурислам улы Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте сыер савучысы Гүзәлия Ибраһим кызы Галиәхмәтова, ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте шоферы Рашат Мәхмүт улы Фатыйхов, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Баландыш бүлекчәсе сөтчелек блогы операторы Мәүлетгали Хаҗигали улы Фәсхиев, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Олы Мишә бүлекчәсе механизаторы Җәүдәт Корбангали улы Нәҗметдинов Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2016 елда урып-җыю чорында өч көн саен үткәрелгән бәйге барышында Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына ия булган комбайнчылар:

Җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте комбайнчысы Ренат Рәфәгать улы Гатауллин, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәте комбайнчылары Халик Шәфыйк улы Ситдыйков, Әмин Бәдремхан улы Касыймов, Васил Марат улы Вәгыйзов, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче ширкәте комбайнчылары Хәмит Вакыйф улы Кәримуллин, Фәрит Әхмәтҗан улы Шаһиев, җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте комбайнчылары Әмир Ибраһим улы Әскаров, Рәшит Габделбәр улы Мөхәммәтгалиевлар.

2016 ел урагында өч көн саен үткәрелгән бәйгедәи түбәндәге комбайнчылар алдынгы урыннарны яуладылар:

Җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтеннән Фәрит Шәяхмәт улы Вәлиев, Мәүлетҗан Касыйм улы Хәбибуллин, Әмин Бәдремхан улы Касыймов, Васил Марат улы Вәгыйзов, Фәрит Фәтхелислам улы Фәләхов, “Игенче” ширкәтеннән Рөстәм Яхъя улы Нәбиуллин, Фәрит Әхмәтҗан улы Шаһиев, “Таң” ширкәтеннән Ирек Мәхмүт улы Гәрәев, Рәшит Габделбәр улы Мөхәммәтгалиев, “Агролак” ширкәтеннән Мазарченков Владимир Николаевич, Фәрит Рәшит улы Хәсәновлар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot