news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы Алан авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

1977 елда төзелгән бакчага бүгенге көндә 20 бала йөри.

(Теләче, 6 сентябрь,  “Татар–информ, "Теләче" , Эльмира Әхмәтҗанова). Халык җыеннарында җирлек халкы, балалар бакчасына ремонт кирәклеген район җитәкчелегенә җиткергән иде. Ниһаять аларның хыяллары тормышка ашты. Республика программасы нигезендә ремонт ясалган бина, танымаслык булып үзгәргән, дип яза җирле басма.. 

Алан бакчасы, кайчандыр мәктәп, соңрак балаларга тору өчен интернат, лагерь рольен дә үтәгән 1977 елда төзелгән һәм күптән инде ремонтка мохтаҗ иде. Әлеге максатларга республика һәм район бюджетыннан акча бүленеп бирелгән. Ремонт эшләре җаваплыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре тарафыннан алып барылды. Бүленгән акчаларга тулысынча бинаның тышкы ягы сайдинг белән тышланган, тәрәзәләр, түбә, электр, су, канализация системалары алмаштырылган, кайнар су булдырылган, керү ишекләре яңартылган, гомумән, бакча яңадан эшләнгән дисәң дә ялгыш булмас. Бакча җиһазлары, йокы бүлмәсенә кроватьлар, ашханә өчен кирәк булган җиһазлар да яңартылган ди.

Аларның шатлыгын уртаклашырга Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов һәм башка район җитәкчеләре килде. Кунакларны, бакчага йөрүчеләр җыр, моң белән каршы алды.

аналарның сабырлыгы өчен рәхмәт белдерде. “Әлеге матур бакчага 20 генә бала йөрмәсен, балалар саны тагын да артсын. Районда капитал ремонт ясалмаган мәктәпләр калмады, бу куанычлы хәл. Республика җитәкчелеге тарафыннан мәгариф системасына зур урын бирелә”, - диде ул үз чыгышында.

Казан кунагы Айрат Усмановта авыл халкына үзенең җылы теләкләрен җиткерде. “Балалар бакчасы минем өчен аеруча якын, әнием тәрбияче, бакча мөдире булып та эшләде. Мондый объектлар бик кирәк, сабыйлар көн дә бакчага килергә ашкынып торсын. Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм”, - диде Казан кунагы.
Бу көнне “Әллүки” балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте. Авыл халкы, бакча коллективы район башлыгы адресына җылы теләкләрен байтак җиткерде. Бакчаның ишек алды да бөтенләй башка төс алган. Бакчага килгән сабыйлар әкияти дөньдан тиз генә аерылырга теләмәде диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot