news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче район башлыгы җитәкчелегендәге делегация баянчы Ф.Хатыйповны юбилее белән котлады

Өч сәгатькә сузылган тамашада Фәрит абый тарафыннан төрле елларда иҗат ителгән җырлар башкарылды.

(Теләче, 1 март, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинарсында Теләчедә туган Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр композитор, баянчы Фәрит Хатыйпов һәм аның хәләл җефете, Татарстанның халык артисткасы, җырчы Рабига Сибгатуллинаның гомер бәйрәмнәренә багышланган зур концерт булып үтте. Анда район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә районыбыз делегациясе дә катнашты һәм юбилярга (Фәрит абыйга быел 1 гыйнвар көнне 70 яшь тулды!) тәбрикләү сүзләрен ирештерде. , диелә район хәбәрендә.

Моннан тыш, сөекле сәнгатькәрләребезне Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова белән Рабига апаның якташлары – Арча районы делегациясе дә котлады.Юбилярларга Гүзәл Шәрипова тарафыннан Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

Өч сәгатькә сузылган тамашада Фәрит абый тарафыннан төрле елларда иҗат ителгән җырлар башкарылды. Аларны тамашачыларга зур сәнгати осталык белән республикабызның танылган җырчылары җиткерде. Тамашачы һәр җырны бирелеп, яратып тыңлады. Чөнки аларның бөтенесе инде классиккага әверелеп өлгергән. Моның өчен Фәрит абыйның “Һаман яратам”,”Тәрәзәңдә утың бар”, “Моңлану”, “Гөлнарым” кебек халык күңеленнән мәңге китмәс җырларын искә төшереп китү дә җитә. Бу хакта юбилярны котлаганда районыбыз башлыгы Илдус Зарипов та ассызыклап узды. “Фәрит абыйның җырлары үзе кебек гади, ихлас, халыкчан һәм матур. Шуңа да Фәрит абыйның җырларын артистларыбыз теләп башкара, халкыбыз яратып тыңлый. Фәрит абыйның җырлары халкыбыз күңелендә мәңге яшәячәк. Без – якташлары, аны бик яратабыз һәм аның белән чиксез горурланабыз. Ул безнең Фәрит абый!” - диде ул. Концертта катнашкан артистлар арасында татар җыр сәнгатенең йөзек кашы булган Гөлзада Сафиуллина, Зәһрә Сәхәбиева, Фердинанд Сәләхов, Георгий Ибушев, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Рисәнә Мостафина, Рәсим Низамов, Марсель Вәгыйзов белән беррәттән, Илшат Вәлиев, Чулпан Йосыпова, Алинә Сафиуллина кебек яшь буын җырчыларны да күрергә мөмкин иде. Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле белән “Сәйдәш” бию театры чыгышы да тамашаның күркәм бизәге булды, диелә район басмасында.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot