news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче прокуратурасы “Төкәш” җәмгыяте директорыннан хезмәт хакы бурычларын түләттергән

Фирма хезмәткәрләренә август һәм сентябрь айлары өчен 230 мең сум хезмәт хакы түләмәгән булган.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Теләче прокуратурасы “Төкәш” җәмгыятеннән предприятие хезмәткәрләренә 230 мең сум хезмәт хакы бурычларын түләттергән. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Ачыкланганча, фирма үз хезмәткәрләренә август һәм сентябрь айлары өчен түләмәгән булган. Шулай ук хезмәткәрләре эштән киткәндә, предприятие исәп-хисап ясамаган һәм отпуск яллары өчен дә түләмәгән.

Нәтиҗәдә, “Төкәш” җәмгыяте директорына “Хезмәт турындагы канунны бозу” маддәсе буенча эш кузгатканнар. Аңа шулай ук хезмәт хаклары бурычларын түләү йөкләнгән. Нәтиҗәдә, предприятиенең барлык хезмәткәрләре үз акчаларын алган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100