Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче полиция бүлеге хезмәткәрләре самбо буенча ярышларда уңышка иреште
Теләче районы командасы Татарстан Республикасы буенча 3 нче категория полиция бүлекләре арасында 1 урын яулады.
(Теләче, 28 март, "Татар-информ", "Теләче", Раил Рәшитов). 24 март көнне Түбән Кама шәһәрендә һөнәри бурычларын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләре истәлегенә самбо ярышлары булып узды. Республикакүләм бәйгедә Теләче полиция бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты һәм зур уңышларга иреште, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
57 кг үлчәүавырлыгында Салават Каюмов 1 урын яулады.
100 кг һәм зуррак үлчәү авырлыгында Азат Шәйхетдинов 2 урын яулады.
62 кг үлчәү авырлыгында Айнур Зиябиев 3 урын яулады.
74 һәм 82 кг үлчәү авырлыкларында Раил Газизов 4 урын яулады.
Егетләрнең тырышлыгы белән Теләче районы командасы Татарстан Республикасы буенча 3 нче категория полиция бүлекләре арасында 1 урын яулады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз