news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче муниципаль районы башлыгы җирле халыкны бәйрәмнәр белән котлады

Узган елның иң зур казанышы - Теләче авылында бассейн төзеп, аны куллануга тапшыру булды.

Теләче муниципаль районы башлыгы җирле халыкны бәйрәмнәр белән котлады
tulachi.ru/

(Теләче, 1 гыйнвар, "Татар-информ",  "Теләче" ). Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов җирле халыкны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче 2019 ел һәм Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм. Узып баручы ел куанычлы вакыйгаларга бай булды. Әлбәттә, бу районыбыз халкының буыннан-буынга күчеп килүче сабырлык, тырышлык, мәрхәмәтлелек сыйфатларының нәтиҗәсе.

Тырыш хезмәтегез, түземлелегез өчен, кадерле райондашлар, зур рәхмәт белдерәм. Киләчәктә дә безгә шушы дәрәҗәне сакларга һәм тагын да югарырак күтәрелергә кирәк. Узып баручы елда да район үзенең үсешен дәвам итте. Авыл хуҗалыгы тармагы элек-электән тотрыклы итеп эшли алды.

Узган елның иң зур казанышы - Теләче авылында бассейн төзеп, аны куллануга тапшыру булды. Хәзер биредә балаларыбыз йөзәргә өйрәнә, өлкәннәр сәламәтлеген ныгыта. Әлбәттә, мондый күләмле эшләр райондашларның намуслы, фидакарь хезмәте белән башкарыла.

Барчагызга да саулык-сәламәтлек, күтәренке рух, гаилә җылысы, хезмәтегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим. Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре олыбызга, кечебезгә тынычлык, иминлек, бәхет, шатлык һәм сөенечләр алып килсен!", - диелгән район башлыгы котлавында.

news_right_1
news_right_2
news_bot