Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче һәм Саба егетләре армиягә китте
Егетләр Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә урнашкан хәрби частька озатылачак.
(Саба, 16 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Кичә иртән Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте, дип яза җирле басма.
Улларын армия сафларына озатырга Сабага әти-әниләре, дуслары, авылдашлары, сөйгәннәре килгән иде.
"Ватанны саклау ул – һәр ир-егетнең изге бурычы. Шушы армия мәктәбен барыгызга да исән-сау үтәргә язсын. Барып җитү белән әти-әниләрегезгә хәбәр итегез, алар сезнең өчен борчылып тора",– диде район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп һәм хакимият тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырды.
Егетләргә Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов та изге теләкләрен җиткерде. ТР Хәрби комиссариатының Саба һәм һәм Теләче районнары буенча бүлеге начальнигы Фәнис Закиров армиягә китүчеләргә соңгы инструктажны бирде. Егетләр Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә урнашкан хәрби частькә озатылачак.
Расих Закирҗанов уллары хәрби ант кабул иткәндә алар янына бару өчен әти-әниләргә автобус белән булышырга ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз