Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче һәм районга кергән Күкчә, Олы Мишә, Максабаш авыллары халкы гошер бирүдә актив
Әгәр дә кеше гошер бирмәсә, үзе үстереп ашаган ризыгының һәр унынчы кисәге хәрам була, дип аңлата район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев
(Теләче, 29 сентябрь, “Теләче”, Алинә Шәмәрданова). Берничә ел рәттән Теләче районы мөхтәсибәте тарафыннан гошер сәдакасы җыю оештырыла. Быел да районның “Ихлас” мәчете каршында Гошер бәйрәме үтте, дип хәбәр итте бүген tulachi.ru.
“Гошер – ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү ислам диненең өченче баганасы, - ди район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев. - Аны үзенең саранлыгы белән үтәмәүче кеше гөнаһлы булыр. Нинди генә байлыкка ия булуга карамастан, без үзебез җыеп алган уңыштан гошер чыгарырга тиеш. Әгәр дә кеше гошер бирмәсә, үзе үстереп ашаган ризыгының һәр унынчы кисәге (чөнки ул мохтаҗлар өлеше) хәрам була”. Хәзрәт сүзләренчә, бәрәңге, кабак, кишер, чөгендер кебек яшелчәләрне райондашларыбыз күпләп алып килгән. Аеруча Күкчә, Олы Мишә, Максабаш, Теләче авыллары халкы активлык күрсәткән. Җыелган нигъмәтләр Казанның “Госмания” мәдрәсәсенә озатылган. Шулай ук гошер сәдакаларын Иске Җөри авылында урнашкан Гаилә йортында тәрбияләнүче балаларга илтеп тапшырырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз