Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче мәктәпләрендә чыгарылыш тантаналары узды
Теләче районында быел унберенче сыйныфны - 82, ә тугызынчы сыйныфны 134 укучы тәмамлый.
(Теләче, 24 май, “Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы мәктәпләрендә чыгарылыш тантаналары узды. Быел соңгы кыңгырау 82 укучы өчен олы тормышка чакыру булып яңгырады, 9нчы сыйныфны 134 укучы тәмамлады. Унберенчеләрне шатлыклы да, моңсу да булган бәйрәмнәре белән котларга район җитәкчелеге дә, әти-әниләре дә килгән иде, дип яза район газетасы.
Мәсәлән, мин булган Теләче урта мәктәбендә узган тантанада, алдагы еллардан аермалы буларак, унберенчеләр ике сыйныф кына булып тәмамлыйлар. Җәмгысе - 32 укучы. Шулай аз гына булсалар да, алар берсеннән-берсе сәләтле, белемле һәм кабатланмас алар. Аларны без күптән инде район күләмендә узган чараларда күреп беләбез. Быел Теләче урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын 60 укучы тәмамлады.
Район башлыгы Илдус Зарипов, унберенчеләрнең шатлыклы көннәре белән уртаклашып, киләчәктә дә үз юлларын табуларын, җәмгыятькә лаеклы шәхесләр булуларын теләде. “Районыбызда белемле, тырыш, эшчән халык яши. Сез дә аларның лаеклы дәвамчылары булырсыз, дип ышанып калабыз. Алга таба да районыбызның сезнең белән берлектә интенсив үсеш кичерәчәгенә шигем юк. Ак юллар, сезгә, унберенчеләр! - диде ул. Район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова да әлеге бәйрәмнең дулкынландыргыч чара икәнен билгеләп узды. “Без сезне изге теләкләр белән тормыш юлына озатабыз. Сезгә үзегез теләгән һөнәр ияләре булуыгызны, тормышта үз урыныгызны табуыгызны телим”, - дип теләкләрен җиткерде ул.
Шулай ук тантанада унберенчеләрнең сыйныф җитәкчеләре Илсия Алексеева белән Елена Нуртдиновага, әти-әниләре Алексей Данилов белән Рафис Гыйниятовка да сүз бирелде. Аларның да теләкләре изге һәм ихлас иде. Соңгылары балаларын белемле, тәртипле итеп тәрбияләүдә зур өлеш керткән мәктәп коллективына, заманча шартлар тудырган район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 11 ел белем биргән укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен шигъри тәлгәшләр итеп тә, җырга-биюгә салып та, чәчәк бәйләмнәренә кушып та җиткерергә тырыштылар. Унбер ел буе дәрескә дәшеп яңгыраган кыңгырау тавышы да, сыйныфташлар белән әйләнгән соңгы вальc та никтер үзенчәлекле һәм моңсу иде. Соңгы кыңгырауны 11нче сыйныф укучысы Нияз Мөгътәсимов белән 1нче сыйныфны тәмамлаган Зәлинә Сабирова чыңлатты.
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Тормышка ныклы адымар белән атларга, алда торган имтиханнарны уңышлы тапшырырга язсын. Мәктәп еллары матур хатирәләр генә калдырсын, киләчәгегез якты, алган белемнәрегез үзегезгә, җәмгыятькә файда китерсен, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз