news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче мәдәният йорты үзешчәннәре авылларда концерт куя

Җырчы, биючеләрнең чыгышын тамашачы бик җылы кабул итеп, үзләре дә кушылып җырлады, кушылып биеп тә алды.

(Теләче, 23 август,  “Татар –информ, "Теләче", Зөлфия Ибраһимова). “Кечкенә авылда –зур концерт» проекты кысаларында район мәдәният йорты үзешчәннәре, җырлы –биюле концерт программасы белән Олы Саурыш авылында чыгыш ясап кайтты, дип яза җирле басма.

Районның Олы Саурыш авылына 1912 елда нигез салынган диләр. Революциягә кадәр авылда 240 хуҗалык булган булса, хәзерге көндә авылда нибары 96 кеше генә яши икән. Чирәмле капка төбе, кычытканлы,әрекмәнле тыкрыклар, каеннары моңсу шаулаган зиратлык, кошлар сайравы, шифалы һавасы ... шау-шаулы район үзәгеннән соң шулхатле тыныч, рәхәт күңелгә.... Авылга килеп төшкәч: “Кеше дә булмас инде, эш вакыты бит, - диешсәк тә, бераздан җыела башлаган халыкны күреп, сөенештек. Концерт ачык һавада узды. Җырчы, биючеләрнең чыгышын тамашачы бик җылы кабул итеп, үзләре дә кушылып җырлады, кушылып биеп тә алды.

Олы Мишә авыл җирлеге рәисе Маннапов Гаптелнур Аглямҗан улы: “Сез тамашачыга шатлыклы мизгелләр бүләк иттегез. Чара чын иҗат һәм сәнгать бәйрәменә әверелде”, - дип рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Биредә тырыш, эшчән, телебезне, дин-моңыбызны сакларга тырышучы халык яши икән, дигән фикердә калдык без. Әлеге очрашуда безнең белән бик теләп аралашкан, безгә ярдәм иткән Кирсанов Валерий абыйга зур рәхмәт белдерәбез. Әле авыл халкын шулый, үзенчә, җыеп, туплап торучылар булганда авыл юкка чыкмас.“Авыл бетә” дип лаф орабыз. Ә бит кечкенә авыллар да үз көенә яшәвен дәвам итә икән. Күтәренке кәеф, бәйрәм рухы һәм көчле алкышлар белән узган бу иҗади очрашу дәвамлы булсын диеп озатып калды алар безне диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot