Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче мәдәният хезмәткәрләре, җырчылары һәм спортчылары Чиләбе Сабан туенда катнашты
Артистларның чыгышы Чиләбе шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан бик җылы кабул ителде.
(Теләче, 26 июнь, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Чиләбе шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезнең әлеге бәйрәм куанычын муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендәге делегация – бер төркем үзешчән артистларыбыз, көрәшчеләребез дә бүлеште дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
25 ииюнь көнне Ураза гаетеннән соң шәһәрнең үзәгенә урнашкан Җиңү пакркында оештырылган Сабан туе бәйрәмендә чиләбелеләрне якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова җитәкчелегендәге “Сердәш” вокаль һәм “Дулкыннар” фольклор ансамбльләре, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Минһаҗев җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле, аерым җырчылардан республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташова, җырчылар Илназ Хәнәфиев, Гөлүс Хәбибрахмановлар сәламләде. Кул эшләре остасы Гөлия Вохмина, чигүе сөлгеләр, кульяулыклар һәм башка төрле кул эшләреннән торган күргәзмә тәкъдим итте. Артистларыбызның чыгышы Чиләбе шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан бик җылы кабул ителде, алкышларга күмелде, алар сәхнәгә кат-кат чакыру алдылар.

Милли көрәштә исә Муса Галләмов 2017 нче елгы Чиләбе Сабан туеның баш батыры булып танылды. Илдар Гыйниятуллин үз үлчәү авырлыгында беренче, Рүзәл Гаязетдинов өченче урынга лаек булды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз