Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче кызы "Мин татар телемне яратам" исемле дөньякүләм бәйгедә беренче урын алды
Дөньяның төрле почмакларыннан 250 дән артык бала катнашкан.
(Казан, 10 март, "Татар-информ"). Казан шәһәрендә Бөтендөнья Татарлар конгрессы бинасында Туган телләр көне уңаеннан Инстаграмм социаль челтәрендә уздырылган "Мин татар телемне яратам" дип исемләнгән дөньякүләм бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды, дип языла “Теләче” газетасында.
Дөньяның төрле почмакларыннан 250 дән артык катнашучы булган бәйгедә Теләчедән 4 яшьлек Язилә Шәмсетдинова беренче урын яулады. Ул грамота, планшет һәм телефон белән бүләкләнде (җитәкчесе - "Аленушка"балалар бакчасы тәрбиячесе Раилә Дәүләтшина).

Бәйгенең иганәчесе - Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшмәкәр, милләттәшебез Исмәгыйль Шәнгәрәев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз